На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Кукмара районы Камышлы авылында төзелгән яңа йортларның ачкычы хуҗаларына тапшырылды

Кукмара районының Камышлы авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча 30 йорт салынды. Әлеге өйләр авылның Габдулла Тукай һәм Яшьләр урамнарында урнашкан. Һәр җир кишәрлекләре унар сутыйны тәшкил итә. Йортлар эшләнешләре ягыннан бертөрле формада, бер катлы. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәлахетдинова хәбәр итә.

Ачкычларны ияләренә тапшыру тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм башка җитәкчеләр, район халкы катнашты.

Өйләр «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча төзелгән. Аренда килешүе буенча торак төзелешенең 80 проценты — федераль һәм республика бюджетыннан, ә 20 проценты эш бирүче һәм муниципаль берәмлек тарафыннан финанслана.

Бу программада катнашучылар арасында социаль өлкәдә эшләүчеләр дә, бюджет, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар да бар.

«Без дүрт бала үстерәбез. Әлеге программага туры килеп, яңа өйле булу — безнең өчен зур шатлык. Исән-имин яшәү насыйп булсын», — диләр Фидания һәм Рәмис Шаяхмәтовлар.

Фото: © Алсу Сәләхетдинова/«Кукмор-информ»

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх