На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Казанда питбайктагы үсмер 17 яшьлек җәяүлене бәрдергән, зыян күрүче авыр хәлдә

Кичә 17:10 сәгатьтә Казанның Яшь көч урамында Husqvarna питбайкы рулендәге 15 яшьлек үсмер зебрадан юл аркылы чыгучы 17 яшьлек үсмерне бәрдергән.

Казанның Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматлары буенча, шуннан соң, питбайк каршы як полосадагы, җәяүлене уздырырга туктаган «Лада Калина» машинасына килеп бәрелгән.

Җәяүле үсмер авыр җәрәхәтләнгән, аны хастаханәгә алып киткәннәр. ГАИ хәбәр иткәнчә, ул Казанның Яңа Савин районында яши, табиблар аның хәлен авыр дип бәяли.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх