24 декабрьдә Воронеж өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Воронеж мөхтәсибәте) рәисе Рәшит Алиморадов махсус операциядә катнашучы якташларына «Нива» автомобилен илтеп тапшырды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Махсус хәрби операциядә Россия мәнфәгатьләрен яклаучы якташлары өчен транспорт чарасы сатып алырга акча җыю инициаторы да Рәшит Алиморадов булды.
Акчаны Воронеж өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте яклавы астында төбәкнең мөселман диаспоралары вәкилләре – дагыстанлылар, чеченнар, ингушлар һәм Воронеж мөхтәсибәте мөселманнары җыйды. Автомобиль өстәмә көчәйтелгән тәгәрмәчләр комплекты һәм ремонт өчен кирәкле детальләр белән җиһазландырылган.Воронеж өлкәсе имам-мөхтәсибе төбәкнең күпмилләтле мөселман өммәтенең, гуманитар ярдәм күрсәтеп, алгы сызыктагы хәрбиләргә актив булышуын билгеләп үтте. Гуманитар ярдәм Курск өлкәсендә, Луганск һәм Донецк Халык Республикаларында яшәүчеләргә күрсәтелде.
Свежие комментарии