На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстан Язучылар берлеге корылтае башланып китте

Татарстан Язучылар берлегенең ХХ корылтае ике корылтай арасында вафат булган язучыларны искә алудан башланды. Ике корылтай арасында 46 язучы вафат булган.

Хәзерге вакытта «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Язучылар корылтае башланып китте. Рәсми кунаклар белән таныштырылып, эш программасы билгеләнгәч Президиум сайланды.

Сәламләү сүзләре белән Мөслим районында яшәүче аксакал язучы Фоат Садриев чыкты. Сәламләү чыгышларын Казахстан язучысы, «Простор» журналының баш мөхәррире Фәрхад Тәминдаров дәвам итте. Ул Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташка казах милли киемнәре тапшырды.

Корылтайның мандат комиссиясе иглан итүенчә, корылтай эшендә берлекнең 213 әгъзасы катнаша. Берлекнең барлыгы 301 әгъзасы бар.

Корылтайның иң зур интригасы - берлек рәисен сайлау. Берлек рәисе Ркаил Зәйдулланың хисап доклады hәм ревизия комиссиясе хисабыннан соң Татарстан язучылар берлеге әгъзалары рәис сайлаячак. Билгеле булганча, Ркаил Зәйдулла үз кандидатурасын икенче срокка куячак.

Ссылка на первоисточник
наверх