Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Югары Ослан районының элеккеге башлыгы Марат Зиатдиновны республиканың Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләү турында указ имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

«Зиатдинов Марат Галимҗан улын ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләргә», – диелә текстта.

Марат Галимҗан улы муниципаль берәмлекне 10 елдан артык – 2012 елдан 2024 елга кадәр җитәкләде.

Моңарчы «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, соңгы ике елда Лисичанск һәм Рубежное фронт яны шәһәрләренең Татарстан тарафыннан торгызылу процессы белән җитәкчелек иткән Евгений Варакин Луганск Халык Республикасыннан Югары Ослан районын җитәкләү өчен кайтты.

Свежие комментарии