На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Алабуга районы башлыгы талантлы укучыларны стипендияләр белән бүләкләде

Алабуга районы башлыгы талантлы укучыларны стипендияләр белән бүләкләде. Гомумшәһәр планеркасында төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңгән һәм призер булган укучыларга Алабуга районы башлыгы стипендияләре тапшырылды. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Бүләкләнүчеләр арасында:

Евгения Вассанова, «Адымнар — Алабуга» полилингваль комплексының 10 нчы сыйныф укучысы, 24 мең сумлык сертификат алды.

Ул тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңеп, җәмгыять белеме һәм рус теле буенча призер булды.

Билал Сәгыйтов, 1 нче гимназиянең унынчы сыйныф укучысы, 15 мең сумлык сертификат ады. Ул география буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында, шулай ук Татарстан геологиясе һәм тарихы буенча республика олимпиадаларының йомгаклау этабында яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Валерия Архипова, «Адымнар — Алабуга» комплексының сигезенче сыйныф укучысы һәм 10 нчы лицейның унберенче сыйныф укучысы Муса Дульмиев 10шар мең сум акча алдылар. Валерия инглиз теленнән олимпиадаларда, ә Муса физика һәм информатикада яхшы белемнәр күрсәтә.

Зәлинә Латыйпова, «Университет» мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы технология буенча республика олимпиадасында җиңгән өчен 6 мең сумлык сертификатка ия булды.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх