На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Милли шура составына яңа әгъзалар кабул ителде

Казанның «Корстон» үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы утырышы уза. Утырыш барышында Милли шура составына яңа әгъзалар кабул ителде.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Милли шура составында 75 кеше булуын искәртте һәм тәкъдимнәрен җиткерде.

6 октябрь көнне вафат булган танылган кардиохирург Ренат Акчурин урынына Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин (Төмән өлкәсе) кандидатурасы тәкъдим ителде.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары Дания Заһидуллина рәсми вазифасын туктату сәбәпле аның урынына – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова кандидатурасын тәкъдим итте.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының элеккеге рәисе Ленария Мөслимова урынына - Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов кандидатурасы тәкъдим ителде.

Милли шура утырышында катнашучылар тавыш бирде һәм тәкъдим ителгән кандидатлар кабул ителде.

Утырыш барышында Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров 2024 елда узган чаралар буенча хисап тотты. 2024 ел эш планы кысаларында 490 чара каралган булган, барысы да тормышка ашырылган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх