9 ноябрьдә Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә «Татар музыка театры хәзинәсеннән» XXII «Багышлау» татар хор музыкасы фестивале уза. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итә.
«Татар хор музыкасы хәзинәсе» фестивале программасында:
- Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе татар хор музыкасы фестиваленең масштаблы проектлары турында сөйләү,
- традицион музыка кораллары турында лекция,
- «Бәйрәм» фольклор вокаль-инструменталь ансамбленнән мастер-класс,
- Мәскәү һәм Казан шәһәрләреннән коллективлар һәм солистлар катнашында «Бердәмлек» концерты.
Татар хор музыкасы фестивале сәнгать җитәкчесе – Әлфия Җаппарова.
Свежие комментарии