На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Россия географик атамалары каталогына Татарстан елгалары һәм күлләре өстәлде

Россия географик атамалары дәүләт каталогына Татарстанның яңа су объектлары турында мәгълүмат өстәлде. Хәзер анда тагын алты елга һәм бер күл турында мәгълүматлар бар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы исемлеккә Касыйм, Добромышка, Ржавец, Крутайка, Сая, Шарманка елгалары һәм Кәрәкәле күле турында мәгълүматлар кертте.

Каталогта теркәлү номеры, төре, географик координаталары, башка географик объектларга бәйләнеше күрсәтелгән 848 су объекты алфавит эзлеклелегендә теркәлгән», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Географик атамалар дәүләт каталогы – Росреестрның федераль мәгълүмат системасы. Анда РФ географик объектлары турында мәгълүмат тупланган. Әлеге эшнең төп максаты – Россия халыкларының тарихи һәм мәдәни мирасын саклау.

Ссылка на первоисточник
наверх