На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...
  • Владимир Соловьев
    ЧТО - ЧТО?!Илназ Фазуллин: «...

Мөхәммәтшин депутатларга Миңнеханов Юлламасы бурычлары буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты

Депутатларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына Юлламасында куйган бурычларны хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кирәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин VII чакырылыш республика парламентының өченче утырышында белдерде.

«Республика Рәисе Юлламасын барлык комитетларда да анализларга кирәк.

Без комитет рәисләреннән сорарбыз. Бу өлештә Хөкүмәт белән үзара бәйләнештә эшләячәкбез. Безнең бурыч - ул әйткән проблемаларны закон нигезендә хәл итү», - диде парламент җитәкчесе.

Мөхәммәтшин фикеренчә, Юлламаны укыганда Дәүләт Советының яңа депутатлары булуы аеруча мөһим. «Мин сездән бу процесска тизрәк керүегезне, процедураларга төшенүегезне һәм сез расланган комитетларда актив эшләвегезне сорыйм», - дип мөрәҗәгать итте ул парламентарийларга.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх