На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

• Влад Бонд
Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
• Evgenija Palette
Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
• Владимир Константинович
Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Согуд Гарәбстанында эсселек аркасында 500дән артык хаҗи вафат булган

Дипломатик чыганаклар мәгълүматлары буенча, 2024 елда Согуд Гарәбстанында эсселек аркасында хаҗ вакытында 500дән артык хаҗи вафат булган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза. AFP агентлыгы әлеге дипломатларга сылтама белән хәбәр иткәнчә, Мәккәнең Әл-Муайсема районындагы моргта мәетләрнең гомуми саны 550 кешегә җиткән.

Элегрәк Иордания һәм Тунис хаҗилары арасында 76 үлем очрагы турында хәбәр ителгән иде. Әмма, гарәп илләрендәге ике дипломат сүзләренчә, вафат булучыларның ким дигәндә 323е – Мисыр гражданнары. Бер чыганак ачыклык керткәнчә, аларның барысы да диярлек, этеш-төртеш вакытында үлгән бер кешедән кала, эсселек сәбәпле көчәйгән авырулардан вафат булган.

Шул рәвешле, хәзерге вакытта үлем-китем очракларының гомуми саны 577 кешегә җиткән. Алар арасында Мисыр гражданнарының күплеге теркәлмәгән хаҗиларның ишле булуына бәйле.

Мисырда хаҗ буенча миссиягә кураторлык итүче түрә сүзләренчә, теркәлмәгән хаҗилар лагерьларда тәртипсезлек китереп чыгарган, хезмәт күрсәтү өлкәсендә коллапс барлыкка килгән. Кешеләр озак вакыт ризыксыз, сусыз һәм кондиционерсыз калган.

Быел хаҗ 14 июньнән 19ына кадәр дәвам итте. 17 июньдә Мәккәдә рекордлы эсселек (Цельсий буенча +52 градус) теркәлде. Согуд Гарәбстаны Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 16 июньдә генә дә 2764 хаҗи эссе сугудан зыян күргән.

Ссылка на первоисточник
наверх