Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә шагыйрә, тәнкыйтьче, популяр җырлар авторы, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы Фәүзия Солтан белән очрашу булды. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь Айрат Шәйхетдинов, тәрҗемәче, шагыйрь Мансур Сафин, танылан язучы Зифа Кадыйрова, Алабуга пединститутында эшләгән галимнәр, «Ләйсән» әдәби берләшмәсенә керүче шагыйрәләр катнашты.
Чара «Укырга вакыт!» китап фестивале кысаларында үтте. Шагыйрә үзенең шигырьләрен сөйләде, истәлекләр белән уртаклашты.
Фото: © ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии