На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    У нас государственный язык русский!Усманов Икътисади...
  • Evgenija Palette
    Еще одну хотелку Аллаха выполнили... На Х они здесь нужны.  Или - свой сайт. ИЛИ ГОВОРИТЕ ПО-РУССКИ...Миңнеханов «Гырон...
  • Ингерман Ланская
    автор иди на кутакРөстәм Миңнеханов...

Татарстанда туган Россия Герое Ирек Мәгъсүмовны 11 елга колониягә озаттылар

Бүген Луганск Халык Республикасы Хәрби суды Татарстанның Мамадыш районында туган Ирек Мәгъсүмовка карата хөкем карары чыгарды. Ул 2023 елның августында Луганскида 18 яшьлек кызны үтерүдә, шулай ук хулиганлыкта гаепле дип табылды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына гаепләнүченең адвокаты Константин Елфимов хәбәр итте.

«Суд Мәгъсүмовны 11 елга катгый режимлы колониягә озату һәм Россия Герое исеменнән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды. Хәрби дәрәҗәсен һәм Батырлык орденын калдырдылар», - дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына офицерның яклаучысы.

Элегрәк подполковникның судта соңгы сүз белән чыгыш ясавы хакында хәбәр иткән идек.

«Ирек Мәгъсүмов соңгы сүзендә гаебен танымавын әйтте. Ул кызга корал бирүдә һәм аңа күз-колак булмауда гына үзен гаепле саный. Кызның әти-әниләре алдында аңа күз-колак булмаганы өчен генә гафу үтенде. Шулай ук судьядан хәрби дәрәҗәдән мәхрүм итмәвен сорады, чөнки ул судның карары нинди генә булса да туган илен якларга ниятли һәм алгы сызыкта файдам күбрәк булачак дип саный», - диде адвокат.

Фикер алышкан вакытта дәүләт гаепләүчесе Мәгъсүмовка 11 ел катгый режимлы колония рәвешендәге җәза билгеләүне һәм аны Россия Герое исеменнән, шулай ук хәрби дәрәҗәсеннән мәхрүм итүне таләп итте. Җинаять кодексының махсус чорда хәрби хезмәт узуга бәйле рәвештә җәзадан азат итү турындагы маддәсе нигезендә, хәрби часть җитәкчелеге Мәгъсүмовны шартлы рәвештә азат итүне сорады.

Фото: © социаль челтәрләр

«Гаепләү карары чыккан очракта, әлеге үтенеч һичшиксез канәгатьләндерелергә тиеш дип уйлыйбыз», - диде Елфимов.

Яклаучы як, фикер алышуда чыгыш ясап, тикшерүчеләр һәм суд тарафыннан Мәгъсүмовның җинаятьтә гаепле булуын күрсәткән җитәрлек һәм дөрес дәлилләр табылмавын, ә күпчелек дәлилләрнең аның гаепсез икәнлеген турыдан-туры раславын әйтте.

Подполковник Ирек Мәгъсүмовка 2022 елның августында Россия Герое исеме бирелә. 2022 елның июлендә ул Белогоровка авылы өчен барган бәрелешләрдә катнаша – бу төп торак пункт була, чөнки Украина Кораллы көчләре чигенгән соңгы кыр юлы шуның аша уза.

Барысы да Россия хәрбиләренең анда РФ флагын урнаштыруы белән тәмамлана. Мәгъсүмовка «Алтын йолдыз» тапшырганнан соң озак та үтми, Луганскида бер кызны үтерәләр һәм бу җинаятьтә подполковникны гаеплиләр. Яклаучы як раслаганча, бу көнне Мәгъсүмов дуслары белән барда утырган. Аның иптәше Павел Яськевич ике кыз белән таныша һәм шуннан соң компания урамга чыга.

Яклаучы як версиясе буенча, кызны Яськевич пистолетыннан атып үтергәннәр. Мәгъсүмов, кобурага яшерү өчен, коралны алган була. Соңрак кыз пистолеттан атып карарга сорый, Мәгъсүмов рөхсәт итә, соңыннан пистолетны Яськевичка кайтара. Шуннан соң Мәгъсүмовка бар янында кемнәрнеңдер сугышуын әйтәләр, ул шуны тикшерергә китә һәм шул вакытта ату тавышы яңгырый.

Яськевич ялгышлык белән кеше үтерүен таный, әмма тикшерүчеләр аның күрсәтмәләрен игътибарга алмый. Мәгъсүмовка кеше үтерүдә һәм төркем белән кылынган хулиганлыкта гаепләнә. Елфимов билгеләп үткәнчә, гаепләүләр бер үк вакытта төрле урыннарда булган ике эпизодка кагыла.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх