IX Бөтендөнья татар яшьләре форумына әзерлек кысаларында «Акыл фабрикасы» проекты түгәрәк өстәл оештырган: цифрлаштыру һәм бизнес юнәлешләре буенча утырышлар булган.
«Татар телен, мәдәниятен һәм фәнни тикшеренүләрне цифрлаштыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлдә галимнәр, IT-белгечләр, мәдәният эшлеклеләре катнашты.
Алар татар телен санлы киңлеккә яраклаштыру, аны киләчәк буын өчен саклау һәм үстерү юлларын тикшерде. Катнашучылар төрле юнәлешләрдәге проблемаларны күтәрде һәм аларны чишү юлларын тәкъдим итте», – дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.27нче гимназиянең 11нче сыйныф укучысы, «An object» стартапның башкарма директоры Нурислам Денисов әйтүенчә, очрашуда Ясалма фәһем турында да сөйләшкәннәр. «Аның белән ничек итеп татар телен сакларга һәм безнең сөйләшүебезне камилләштереп була? Китаплар, иске кулъязмаларны цифрлаштыру мәсьәләләре күтәрелде», – диде ул.
Бизнес юнәлеше буенча түгәрәк өстәлдә татар эшмәкәрләре, икътисад белгечләре, стартапчылар һәм инвесторлар катнашкан.
«Алар татар бизнесының хәле, аны үстерү юллары, яңа мөмкинлекләр турында фикер алышты. Биредә татар эшмәкәрләре өчен яңа мәйданчыклар булдыру, бизнес-берләшмәләрне үстерү, милли брендларны таныту кебек мәсьәләләр күтәрелде. Безнең максат – актуаль темаларны тикшерү, яңа идеяләр формалаштыру һәм бу юнәлешләрне Татарстанда, Россия төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә үстерү юлларын табу», – дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Свежие комментарии