На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Саранскида Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган ифтар булды

Саранскида Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган ифтар узды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Анда сугыш чоры балалары, Бөек Ватан сугышы тылы хезмәтчәннәре, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар, волонтерлар, патриотик оешмалар әгъзалары, җәмәгать һәм дин әһелләре - Россия мөселманнары Диния нәзарәте имамнары-мөхтәсибләре Рәшит хәзрәт Абдрәшитов, Кәмил хәзрәт Бәдретдинов, Раил хәзрәт Мусин, Наил хәзрәт Халиков кунак булды. Традиция буенча ифтар Саранскиның «Әл-Мансур» Үзәк Җәмигъ мәчете имамы Айса хәзрәт Юмаев башкаруында изге Коръән укудан башланды.

Ифтарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия мөселманнарның Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Раил хәзрәт Асаинов мөрәҗәгать итте. Ул республика җитәкчелегенә, барыннан да элек Мордовия башлыгы Артем Алексеевич Здуновка тарихи истәлекләрне саклаганы, өлкән буынга ихтирамы һәм милләтара мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Мәктәп укучылары рус һәм татар телләрендә шигырьләр сөйләде. Ифтарда 2025 елда хәйрия хаҗы кылу өчен махсус хәрби операциядә катнашучыларга, ветераннарга һәм волонтерга сертификатлар тапшырылды.

Әлеге проектны Мордовия мөселманнары Диния нәзарәте РФ мөселманнары Диния нәзарәте баш мөфтие Равил Гайнетдин ярдәме белән «Ватанны саклаучылар» Бөтенроссия фонды ярдәмендә танылган хәйрияче, сенатор Сөләйман Кәримов бүлеп биргән акчага тормышка ашыра.

«Ватанны саклаучылар» фонды бүлекчәсе җитәкчесе Алексей Герасименко сертификатлар тапшыруда шәхсән үзе катнашты. Ә «Азат итүче сугышчы» патриотик үзәге җитәкчесе Сергей Анатольевич Романов хаҗ сертификатының һәр хуҗасына акчалата бүләк бирде, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх