РФ Президенты Владимир Путин судно төзү тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре – Кораб төзүчеләр көне белән тәбрик итте. Кремльнең рәсми сайтында урнаштырылган котлау телеграммасында ул билгеләп үткәнчә, тармак алдында масштаблы, актуаль бурычлар тора һәм илнең диңгез чикләре иминлеге аларның үтәлешенә турыдан-туры бәйле.
Дәүләт башлыгы искәрткәнчә, судно төзүчеләр алдында гамәлдәге куәтләрне яңарту, яңа производстволар ачу, көндәшлеккә сәләтле технологияләр кертү, халыкара хезмәттәшлекне үстерү һәм квалификацияле белгечләр әзерләү буенча системалы эш алып бару бурычы тора. Аның сүзләренчә, бу бурычларны хәл итү Россия флотының тотрыклы үсешендә һәм дәүләтнең диңгез иминлеген ныгытуда мөһим роль уйный.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии