На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

• Александр Гулевич
Елда это что? Но звучит ...2023 елда Татарст...
• Алатырка
Автор-упоротый, а самое паскудное-платформа отказывается скрывать посты этого придурка.Иртәгә Казанда Ро...
• Алекс Сэм
А с какого тут текст предположительно на татарском?Иртәгә Казанда Ро...

Татарстанда авыр хәлдәге балалар белән эшләү буенча пилот проекты башлап җибәреләчәк

Татарстан Республикасы «Беренчеләр хәрәкәте»нең «Әһәмиятле беренче» («Значимый первый») проекты эшли башлаячак пилот төбәкләрнең берсе булачак. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәрәкәт һәм Волонтерлык үзәкләре ассоциациясенең уртак инициативасы халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) узучы «Россия» күргәзмә-форумында тәкъдим ителде.

Аның максаты – авыр тормыш хәлендә булган балалар белән эшләү буенча остазлар җәмгыятен формалаштыру.

«Бүген Россиядә 800 меңнән артык бала һәм яшүсмер авыр тормыш хәлендә. <...> Остазларны сайлап алу һәм укыту 11 пилот төбәктә быел август аенда старт ала, ә инде октябрьдә яшүсмерләр белән беренче практик эш башланачак», — дип сөйләде «Беренчеләр хәрәкәте» идарәсе рәисе Григорий Гуров.

Татарстаннан тыш, пилот төбәкләр арасында Карачай-Черкесия Республикасы, Пермь һәм Хабаровск крайлары, Вологда, Калининград, Кемерово, Омск, Ростов, Тверь һәм Тула өлкәләре бар.

Проект кысаларында авыр тормыш хәлендә булган балаларга профилактика үткәрү буенча остаз эшенең моделен булдыру күздә тотыла. Ул һәр яшүсмер белән индивидуаль эшләү һәм аны «Беренчеләр хәрәкәте»нең коллектив эшчәнлегенә җәлеп итүне үз эченә алачак.

Остазлыкка кандидатларның компетенцияләре һәм осталыкларын үстерүгә юнәлдерелгән чараларны оештыруга аерым игътибар биреләчәк. Алар өчен махсус белем бирү программасы әзерләнгән.

Остазлар эшен Россия Эчке эшләр министрлыгы, шулай ук балигъ булмаганнар белән системалы рәвештә эшләүче һәм остазлык программаларын гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмалар белән үзара хезмәттәшлектә РФ Мәгариф министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь), РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештыру планлаштырыла.

«Беренчеләр хәрәкәте»н булдыру турындагы Указны 2022 елның җәендә Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлеген республика Яшьләр министрлыгының элеккеге башлыгы Тимур Сөләйманов җитәкләде. «Беренчеләр хәрәкәте» белән хезмәттәшлектә эшләү өчен Республика координация советын төзү турындагы указны 2023 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх