На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Уфада «Татарча фатирник» оешмасы «Беренче татарча стендап» уникаль чарасын уздырды

26 февральдә Уфаның татар яшьләре оешмасы «Беренче татарча стендап» уникаль чарасын уздырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзләрен юмор өлкәсендә сынап карарга теләүчеләр тамашачыларга үзләре иҗат иткән мәзәкләрне тәкъдим итте.

Шунысын да искәртеп узарга кирәк: чарага кадәр, 25 февраль көнне, чыгыш ясарга теләүчеләр Казаннан килгән юмор осталары белән бер көнлек лаборатория дә узды.

Биредә алар шаярту нечкәлекләрен өйрәнде, сәхнәдә үз-үзеңне тоту буенча яңа күнекмәләр үзләштерде.

Уфада беренче тапкыр уздырылган татар стендапы тарихына 6 кеше кереп калды: Мөхәммәтшина Инзилә, Кашаев Камил, Сираев Алим, Сәхәүтдинов Тимур, Рамазанова Айгөл һәм Ганиева Радмила.

Җиңүчене «Татарча фатирник» төркеменең социаль челтәрендә оештырылган тере тавыш бирү аша сайладылар. Нәтиҗәдә, 37 процент тавыш җыеп, Айгөл Рамазанова беренчелекне яулады.

Проектның төп иганәчесе – Бөтендөнья татар конгрессы, әлеге оешманың Башкортстандагы вәкиллеге яшьләргә төрле уңайлыклар тудырды. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе урынбасары Гөлшат Сафина проектның киләчәктә дә дәвам итүен теләде һәм чарада катнашучыларны, оештыручыларны уңышлары белән котлады.

 

Ссылка на первоисточник
наверх