9 Майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Казанда телебашняда утлар кабызылачак.
Россия телевидение радиотапшырулар челтәре матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, телебашняда «Бөек Җиңү көне белән!» һәм «Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган» дигән язу чыгачак.
Шулай ук Казанның биек объекты салют залплары һәм эңгер-меңгер җитү белән төрле төсләр белән ялтырап торачак.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел - Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды.
Свежие комментарии