На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

«Саба-Арена» спорт мәктәбендә 2024 елның иң яхшы спортчыларын игълан иттеләр

«Саба-Арена» спорт мәктәбендә елга йомгак ясадылар һәм мәктәпнең 2024 елның иң яхшы спортчыларын игълан иттеләр. Бу хакта https://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Быел мондый конкурс мәктәптә беренче тапкыр узды. Иң яхшылар исеме өчен 483 спортчы көрәште, нәтиҗәдә конкурс комиссиясе быел спортта югары казанышлар күрсәткән, шулай ук районда, республикада спорт һәм физик культура үсешенә зур өлеш керткән 5 җиңүчене билгеләде.

Бадминтон бүлегенең «2024 спорт мәктәбенең иң яхшы спортчысы» исеменә Айназ Зәйниев лаек булды. «Мәктәпнең өстәл теннисы буенча иң яхшы спортчысы» исеменә Риана Вәлиуллина, «Фехтование буенча иң яхшы спортчы» исеменә Шамил Кутдусов лаек булды.

«Шахмат буенча иң яхшы спортчы» - Айдан Газизуллин , «ЛИН- өстәл теннисы иң яхшы спортчы» - Алсу Нигъмәтҗанова. Шулай ук «Конкурста катнашкан өчен» махсус номинацияләрендәге спортчылар Иделия Сафина, Әлфис Вәлиуллин билгеләп үтелде.

Моннан тыш, барлык җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.

Ссылка на первоисточник
наверх