На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Ял көннәрендә Казанда 186 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Узган ялларда Казанда 186 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Өч очракта зыян күрүчеләр бар. Дүрт пассажир һәм ике машина йөртүче төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары хәбәр иткәнчә, бу вакыт эчендә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка 647 машина йөртүче һәм 150 җәяүле җәлеп ителгән.

84 кеше куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләренә игътибар итмәгән. 54 машина иясе җәяүлеләргә юл бирмәгән. Исерек хәлдә 18 машина йөртүче тоткарланган.

Ссылка на первоисточник
наверх