Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 15 марттан 27 апрельгә кадәр узачак. Алар Казанда – унике мәйданчыкта, Чаллыда һәм Яшел Үзән районында – икешәр, ә Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсендә бер мәйданчыкта оештырылачак. Ярминкәләрдә бәяләр базардагыдан уртача 10-15 процентка юньрәк булачак.
«Нәтиҗәле һәм көндәшле икътисад» илкүләм проекты нигезендә кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре дәүләттән системалы ярдәм, шул исәптән үз продукциясен шундый ярминкәләрдә тәкъдим итү мөмкинлеге ала.
Быел Казанда гадәттәге ике мәйданчыкта, ремонт эшләре бару сәбәпле, ярминкәләр булмый: Батыршин урамында магистраль җылылык үткәргеч төзелә, ә Кызыл Кокшай урамында җәяүлеләр өчен җир өсте кичүе сафка бастырыла. Әлеге микрорайоннарда яшәүчеләр өчен ярминкә Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта, «Түбәтәй» сәүдә үзәге парковкасында үткәрелә. Биредә республиканың Буа һәм Чүпрәле районнары авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең продукциясе тәкъдим ителәчәк.
Ярминкәләр уза торган һәр мәйданчыкка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре беркетелгән, алар сатуга куелган продукцияләргә тәкъдим ителгән бәяләрне, ә ветеринария хезмәте һәм Федераль ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек хезмәте белгечләре продукцияләрнең сыйфатын контрольдә тотачак.
Ярминкәләрдә үз продукциясен республиканың 22 районы һәм аграр сәнәгать комплексының «Майский» теплица комбинаты, «Ак Барс» холдинг компаниясе, кошчылык фабрикалары кебек 19 оешмасы тәкъдим итәчәк.
2024 елда ярминкәләрдә гомуми суммасы 1 миллиард 704 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шул исәптән: 7 243 тонна яшелчә, 419 тонна үлчәүле сөт, 941 тонна шикәр, 4 миллион 406 мең данә тавык йомыркасы, 1 мең 849 тонна ит һ.б.
Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла торган сәүдә мәйданчыкларының адреслары:
Казанда: Аграр урам, 2 («Казан» Агросәнәгать паркы» АҖ); Липатов урамы, 7 (чатырлы мәйданчык һәм «Дерби» базары территориясендәге мәйданчык); Хөсәен Ямашев проспекты, 71А (гипермаркет каршындагы мәйданчык); Ленинград урамы, 27 («Бәхетле» гипермаркеты каршындагы мәйданчык); Декабристлар урамы, 133 (парковка территориясе); Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше (Кәрим Тинчурин исемендәге парк каршындагы мәйданчык); Җиңү проспекты, 46В; Юлиус Фучик урамы, 64 (чатырлы мәйданчык); Академик Лаврентьев урамы, 10 (чатырлы мәйданчык); Дементьев урамы, 7 (чатырлы мәйданчык); Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә (чатырлы мәйданчык); Революция урамы, 12 (Юдино бистәсе).
Чаллыда: Габдулла Тукай яр буе, 16 («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчык); Чулман проспекты (Ипподром территориясендәге мәйданчык).
Яшел Үзән районында: Осиново бистәсе, Садовая урамы, 9 («Радужный» сәүдә үзәге каршындагы мәйданчык); «Яңа Тура» технополисы (№1 павильон янындагы мәйданчык).
Түбән Камада: Бызов урамы, 2А («Бызов базары» ҖЧҖ мәйданчыгы); Төзүчеләр проспекты, 2Б («Комета» ҖЧҖ үзәк базарындагы мәйданчык).
Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсендә: «Олимпия» Боз сарае парковкасы территориясе.
Свежие комментарии