На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстан Язучылар берлеге Россия Язучылар берлеге белән кушылу турында карар кабул итте

Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтаенда Россия Язучылар берлеге һәм аның төбәктәге бүлекчәсе белән берләшү турында карар кабул ителде.

«Без сезнең белән яз аенда шундый утырыш үткәргән идек. Татарстан Язучылар берлеге — республикадагы иң зур, дәрәҗәле, рухи-мәдәни яктан да көчле булган иҗтимагый оешма.

Төбәк җитәкчеләре дә сезнең хезмәтне таный, күрә. Илебез зур үзгәрешләр кичергән чорда яшибез. Һәм бу заманда да безгә бердәм булу мөһимлеген аңлыйбыз. Әлеге вакытта махсус хәрби операция бара, авырлыклар бар», – дип билгеләде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.

Әхмәтов үз чыгышында әдәби киңлекнең дә бүген үзгәрешләр кичерүен ассызыклады. Узган гасырның 90нчы елларында булган көнбатыш темасы популярлыкны югалтуын әйтте.

Утырыш барышында элек Советлар Союзының Язучылар берлегендә әгъза булып торучылар да гариза буенча гына да Россия Язучылар берлегенә керә алуын да ассызыкладылар.

Җыелыш берлеккә кабул ителгән яңа әгъзаларга таныклыклар тапшыру белән дәвам итте.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх