На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Түбән Кама студентлары хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрә һәм хатлар яза

Түбән Каманың Е.Н.Королев исемендәге политехник көллияте студентлары укудан бушаган вакытта хәрби хезмәткәрләр өчен маскировка челтәрләре үрә һәм аларга хатлар яза. Мондый волонтерлык эшчәнлеге илне саклаучыларга рәхмәт һәм теләктәшлек белдерергә ярдәм итә.

«Хәрбиләребез исән-сау әйләнеп кайтсын өчен ярдәм күрсәтәбез.

Халыкның ярдәме һәрвакыт мөһим. Хәрби хезмәткәрләр үзләре турында кайгыртуларын һәм аларны көтүләрен белә», - дип сөйләде беренче курс студенты Станислав Кудаков.

Челтәрләр үрү эше, каникулларга карамастан, җәй көне дә туктап тормый. Студентлар «Игелекле йөрәкләр» волонтерлар төркеме белән хезмәттәшлек итә, мастер-класслар үткәрә һәм эш өчен материаллар җыя.

«Маскировка челтәрләре үрү, исән калу беләзекләре, коры душ ясау буенча мастер-класслар үткәрәбез. Политехник көллият ярдәм итә. Битараф булмаган кешеләрнең ярдәме белән материаллар сатып алабыз. Егетләр һәм кызлар челтәрләр үрә», - дип билгеләп үтте 8нче һәм 11нче номерлы микрорайоннарның территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Наталья Суворова.

Моннан тыш, студентлар хәрбиләргә сәламәтлек һәм тизрәк өйгә әйләнеп кайтуларын теләп хатлар яза.

Уку йортында көллияттә укып чыккан һәм хәзерге вакытта алгы сызыкта хезмәт иткән егетләрнең язмышын күзәтеп торалар һәм һәлак булган геройларның истәлеген саклыйлар.

Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх