На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Владивостокта Көнчыгыш икътисади форумы башланды

Бүген Владивостокта Көнчыгыш икътисади форумы ачылды. Беренче көнне мәйданчыкта берничә чара узачак, шул исәптән «День сокола» икенче халыкара форумы, дип хәбәр итә РИА Новости.

Министрлыклар һәм ведомстволардан (шул исәптән Роспотребнадзор, Генпрокуратура, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Мәгариф министрлыгы, Хезмәт министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы) һәм зур корпорацияләрдән (ВЭБ.

РФ, Русгидро, Роснефть һәм башкалар) стендлар эше инде старт алган.

Бурятия павильонында Россия Президенты Владимир Путин цитаталары белән махсус операция геройлары турында интерактив китап тәкъдим ителгән. Китапның битләре платформада беркетелгән, анда сурәтләр трансляцияләнә. 2-нче биттә Президент портреты сурәтләнгән, ә 3-нче биттә – аның махсус операция хәрбиләренең батырлыгы турында цитатасы: «Егетләр Россиянең иминлеген тәэмин итү күзлегеннән караганда бик мөһим бурыч үти, һәм, әлбәттә, алар турында ил сөйләргә һәм белергә тиеш, алар моңа лаек. Минемчә, җырлар да көйләргә, шигырьләр дә язарга, аларга һәйкәлләр дә куярга кирәк. Алар геройлар».

Китапның һәр битендә махсус хәрби операция барышында үзен аеруча күрсәткән Бурятия геройлары сурәтләнгән. Моннан тыш, биредә хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү өчен республика хакимияте тарафыннан күрелә торган чаралар турында сөйләнгән.

Искәртик, Көнчыгыш икътисади форумы Ерак Көнчыгыш федераль университеты кампусы мәйданчыгында 3 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр узачак.

Ссылка на первоисточник
наверх