Татарстаннан Луганск Халык Республикасына зур гуманитар конвой килде. Татарстанның Балык Бистәсе һәм Чистай районнарында өч зур йөк машинасына кирәк-яраклар төялгән.
Йөк составына аккумулятор, шина, махсус техника өчен мотор һәм трансмиссион майлар кергән. Шулай ук Луганск Халык Республикасына су саклау өчен еврокублар, монолит поликарбонат, төрле диаметрлы торбалар, җылыту һәм су белән тәэмин итү инженерлык системалары өчен комплектлау әйберләре, шулай ук җылыту радиаторлары китергәннәр.
Район башлыклары Радик Исламов һәм Дмитрий Иванов Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин белән конвойны республиканың шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә кадәр озата бардылар. Ярдәм җирле администрацияләр соравы буенча билгеләнә, Татарстаннан авария-ремонт бригадалары эшендә дә кулланылачак.
Свежие комментарии