
Иртәгә Мәскәүдә махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» илкүләм чемпионатының финалы башлана.
Лаеш районы финалга берьюлы алты катнашучыны җибәрде:
· Адель Уркунбаев - «Пилотсыз очу аппараты операторы» компетенциясендә;
· Дмитрий Иванов - «Автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү»;
· Айнур Яһудин - «Эретеп ябыштыру технологияләре»;
· Сергей Федотов - «Пешекче эше»;
· Александр Антонов – «Башкару осталыгы (вокал)»;
· Руслан Харрасов – «Фотограф».
Бүген Лаеш ветераннары Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова чакыруы буенча Россия парламенты бинасында булды.
Махсус хәрби операция геройлары депутатлар белән шәхсән танышты, ярышларга әзерлек һәм аннан нәрсә көтүләре турында сөйләде.Хәзерге вакытта катнашучылар актив рәвештә күнегүләр ясавын дәвам итә.
«Абилимпикс» чемпионаты ел саен инвалидларны һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарын берләштерә, аларга үз сәләтләрен күрсәтергә, яңа һөнәрләр үзләштерергә һәм эшкә урнашуда яңа перспективалар ачарга мөмкинлек бирә.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен 17 татарстанлының (8е - үлгәннән соң) «Россия Герое» исеменә лаек булуы хакында сөйләде. Миңнеханов искәрткәнчә, 3285 татарстанлы үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Лаеш районы матбугат хезмәте фотолары.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии