Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Санкт-Петербургта булды. С.М.Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясендә татарстанлылар «Сугышларда һәлак булган хәрби медиклар» мемориалына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән чәчәк кәрзине куйдылар.
Бу хакта Вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.Равил Әхмәтшиннан тыш, делегация составына Чаллы мэры Наил Мәһдиев, РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Руслан Гаджиев, эшмәкәр-меценатлар Рөстәм Гатауллин («Барсмед» компаниясе) һәм Рафаэль Фәизов та кергән иде.
Чәчәк салу тантанасында шулай ук Киров исемендәге Хәрби медицина академиясе җитәкчесе, медицина хезмәте генерал-лейтенанты, Россия Фәннәр академиясе академигы Евгений Крюков, Ленинград хәрби округы гаскәрләре командующие вазифаларын вакытлыча башкаручы генерал-лейтенант Рөстәм Миңникаев, Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татарстанның Даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов, Санкт-Петербург татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәис Яркәев һәм башкалар катнашты.
Һәйкәл Хәрби-медицина академиясе инициативасы белән куелган. Бөек Ватан сугышы барышында академиянең 530дан артык чыгарылыш сыйныф укучысы һәм хезмәткәре Ватан өчен сугышларда үз гомерләрен биргән. Ул вакытта академия профессорларының һәм укытучыларының өчтән икесе диярлек фронтка китә, өстәвенә, 1941 елда югары уку йортыннан вакытыннан алда ике чыгарылыш ясала. Мемориал хәрби-медицина академиясе белән бәйле булган табиблар белән Ленинградны саклаучылар һәм блокадада яшәүчеләрнең гомерләрен коткарган барлык медикларның да истәлеген мәңгеләштерерә.
Татарстан делегациясенең Санкт-Петербургка бару максаты Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясендә булу иде, анда Татарстан Республикасы вәкилләре дәваланучы хәрбиләр белән очрашты. Шулай ук Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан концерт уздырылды. Хәзер Хәрби-медицина академиясендә махсус хәрби операциядә яраланган берничә мең кеше дәвалана.
Свежие комментарии