На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Татарстан Фотографлар берлегендә Дискуссияләр клубы барлыкка килде

Бүген Татарстан Фотографлар берлегендә Дискуссияләр клубы ачылды. Аның авторы һәм модераторы, ТР Фотографлар берлегенең актив әгъзасы Кристина Дегтярева әйтүенчә, мондый форматтагы очрашулар фотографлар һәм сәнгать әһелләре өчен мөһим һәм кызыклы.

«Хәзер иҗади берлекләр өчен халыкка ачык булу модада.

Менә Сәнгать төннәре, Музей төннәре үткәрелә. Безнең берлек тә шул җәһәттән Дискуссияләр клубы ачты. Бүген биредә фотографларны гына түгел, ә сәнгатьне һәм мәдәниятне үз иткәннәрне дә чакырдык», — диде Кристина Дягтерова «Татар информ» хәбәрчесенә.

Беренче очрашуыбызда Яшел Үзән якларыннан билгеле фотографлар Валерий Михайлов һәм Валерий Ряшин фотосәнгатьтәге актуаль темаларны күтәрделәр. Профессионализм, ясалма интеллект турында да сүз булды.

«Дискуссияләр клубы очрашулары аена бер тапкыр, берлектәге «Пәнҗешәмбе очрашулары» кысаларында үтәчәк, дип планлаштырыла», — диде Дегтярева.

Дискуссияләр клубы булдыру һәм аны үстерү идеясен танылган фотограф, хезмәттәшебез Рамил Гали һәм ТР Фотографлар берлеге рәисе Виктория Шиһапова да хуплады.

 

Ссылка на первоисточник
наверх