На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Sergey Pnz
    У нас в стране, официальный язык - русский. Зачем писать в общую сеть на непонятном языке.Васил Шәйхразыев ...
  • галина
    А где перевод? Что за абра кадабра?«Авыл укытучысы –...
  • fisher
    Доходчиво изложил, заразаМөхәммәтшин бюдже...

«Алга» хәрбие махсус операциядәге тормыш турында: Гаилә, туган йортның кыйммәтен аңладым

Яңа Чишмәдән Илнур Җәләлетдинов махсус хәрби операциягә әле өлешчә мобилизация игълан ителгәнче үк үз теләге белән киткән. Ул пехотада хезмәт иткән, яраланган, ә хәзер шәхси составта тәртип һәм иминлекне тәэмин итү өчен җавап бирә. Хәрби өч ел инде алгы сызыкта.

Илнур 2022 елның 16 июленнән Татарстанның «Алга» батальонында хезмәт итә.

Аңа кадәр Чаллыда шәхси хәрби заводта эшләгән, хезмәт хакы яхшы булган.

Ник үз теләгең белән киттең, дигән сорауга ул, бу, беренче чиратта, патриотизм хисенә бәйле, дип җавап бирде. Батальонга кешеләр җыя башлагач, Илнур да язылырга карар кылган.

«Мин 4 айга контракт төзедем. Махсус операциягә әле тагын үземне сынау өчен дә киткәнмендер, мөгаен. Минем белән бергә безнең районнан Андрей Кондеев белән Михаил Барсуков та китте. Без районнан шәхси мобилизациягә кадәр үз теләгебез белән киткән беренче кешеләр булдык», - дип сөйләде хәрби.

Илнур Җәләлетдинов алгы сызыктагы беренче көннәре һәм ничек яралануы турында хатирәләре белән дә уртаклашты.

«Без 1 сентябрьдә Херсон янында сугышка кердек. 30 сентябрьдә Украина Кораллы көчләре рәхимсез рәвештә утка тота башлады. Ул чагында Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең Россия составына керүе турында референдум игълан ителгән иде, һәм алар безне пуля яңгырына күмде. Мин җиңелчә яраландым. Аннары госпитальдә дәваландым һәм реабилитация уздым. Тәнемдә әле дә 3-6 миллиметрлы 20 вак кыйпылчык калды, әмма алар инде зыян китермәячәк», - дип ачыклык кертте хәрби.

Яраланганчы ул пехотада хезмәт иткән. Ә быелның 23 июленнән штатта булмаган хәрби полициядә инспектор вазифасын башкара. Ул әле дә «Алга»да исәпләнә, урнашкан урыны гына икенче. 15 кешедән торган взвод Ростов янында урнашкан, солдатлар даими рәвештә командировкага йөри.

«Күптән түгел Бахмуттан чираттагы ике айлык командировкадан кайттым. Без иректән мәхрүм итү урыннарындагы, махсус хәрби операциядә катнашырга теләгән тоткыннардан штурм группасы оештырдык. Андыйларны, бер елга контракт төзеп, бары тик штурм бүлекчәләренә генә җибәрәләр. Аларның бурычы – дошманнан территорияне тартып алу, соңыннан пехота шул урында урнаша. Пехотага кыенрак, чөнки биләгән позицияләрне сакларга кирәк», - диде Илнур Җәләлетдинов.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга якын акча бирелә. Бу республикада түләүләрнең арттырылуы белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх