Татарстанлыларны ноябрьдә озын ял көннәре көтә. Бу Халыклар бердәмлеге көнен һәм ТР Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле. Шул ук вакытта ноябрь бәйрәмнәрен озайту һәм сигез көн рәттән ял итү мөмкинлеге бар. Бу хакта тулырак «Татар-информ» материалында укыгыз.
Республикада яшәүчеләрнең озын ял көннәре 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
3 ноябрьдә татарстанлылар 1 ноябрьдәге өстәмә ял көнен күчерү сәбәпле ял итәчәк, ә 4 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан. Моннан тыш, айның беренче атнасында 6 ноябрь ял көне булачак.Озаграк ял итәргә теләүче татарстанлылар 5 ноябрьдән 7 ноябрьгә отпуск ала ала. Бу очракта ял сигез көн – 2 ноябрьдән 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 2-4 ноябрьдә – ноябрь бәйрәмнәре, 5-8 ноябрьдә – отпуск (бу очракта бәйрәм көне саналган 6 ноябрь отпуск көннәренә керми, димәк, хезмәткәр бер көнгә күбрәк ял итәчәк), 9 ноябрь якшәмбегә туры килә. Нәтиҗәдә, отпуск ялының өч кенә көнен сарыф итеп, Татарстанда яшәүче сигез көн рәттән ял итә алачак.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии