Халыкара яшьләр көне уңаеннан Горький исемендәге ял һәм мәдәният паркында бәйрәм концерты оештырылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да булды. Концертта заманча җырлар яңгырады, бүгенге көн яшьләренең кумирлары булган сәхнә йолдызлары чыгыш ясады.
«Бу инде шундый матур традиция — Яшьләр көнен ачык мәйданчыкларда бәйрәм итү.
Яшьләребезгә бездә булган мөмкинлекләр хакында сөйлибез. Ике көн дәвамында Татарстан муниципалитетларында бәйрәм чаралары үтә. «Алдынгылар хәрәкәте» дә аерым мәйданчык әзерләде. Хәрәкәтнең һәрбер юнәлеше белән таныштыру каралган. Шулай ук Казан мэриясе яшьләр өчен мөмкинлекләрне тәкъдим иттеләр», — диде Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.Концерт барышында Сөләймановның «DJ Suleymanoff b2b ANTON ABRAMOV» номеры белән дә диджей буларак чыгышы булды.
«Безнең яшьләр бик актив, алар бик шәп! Яшьләргә ачык булуларын, кыю адымнар белән алга баруларын теләр идем. Чөнки яшь чак — энергиягә, төрле идеяләргә бай чак. Ә безнең Татарстанда, Казанда идеяләрне, максатларны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр күп. Яшьләр алга таба республика үсешенә өлешләрен кертсен иде», — диде әңгәмәдәш.
«ZARINA x Malsi» чыгышыннан соң җырчы ZARINA да фикерләре белән бүлеште.
«Минем инде иң зур теләгем — яшьләребез татарча музыканы күбрәк тыңласын. Әлбәттә, халык көйләрен генә түгел, башка жанрдагы җырларны да. Мин үзем бүген «Хомаемны» җырладым, беләм башкортларның да бу җыры бар. Һәрвакыт әйтәм, беркайчан да аларны чагыштырмагыз!
Һәрвакыт бөтен җырларга йөрәкләребез ачык булуын теләр идем», — дип ассызыклады ул.Шулай ук билгеле җырчы әлегесе вакытта еш сәхнәгә чыкмавын да әйтте.
«Бүген минем өчен мөһим чыгыш булды, чөнки улым да тамашачылар арасында булды. Ул сәхнә янында үсә. Ләкин бүгенге көндә минем бик зур чыгышларым юк. Музыка белән элеккегечә күп итеп шөгыльләнмим. Әмма яшь тамашачыга Ислам Вәлиев белән иҗат иткән җырларны тәкъдим итә алуым белән горурланам», — диде ул.
Концерт тамашасының хедлайнеры Дора иде.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии