Быел Җиңү көне бөтен ил буенча киң форматта билгеләп үтеләчәк. Бу хакта Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләрен китереп, РИА Новости хәбәр итә.
Ул белдергәнчә, истәлекле көнгә күп төрле чаралар һәм проектлар багышланган, һәм тантаналар илнең бөтен территориясен колачлаячак.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә.
Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды.
Свежие комментарии