На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чараларында телгә алыну буенча лидерлар рәтенә керде

Идел буе федераль округында 2024 елның августы нәтиҗәләре буенча медиарейтинг лидерлары булып Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Самара өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Вячеслав Федорищев танылды. Бу хакта медиалогиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, рейтинг төзегәндә аналитиклар төбәк башлыгының массакүләм мәгълүмат чараларында телгә алыну санын исәпкә алган. Әйтик, Миңнеханов җәйнең соңгы аенда массакүләм мәгълүмат чараларында 10644 тапкыр телгә алынган һәм 95077,2 медиаиндекс алган. Хәбировны 18 242 тапкыр, ә Федорищевны 9 950 тапкыр телгә алганнар.

Искәртик, Миңнеханов эш сәфәре белән Малайзиядә булган иде. Шулай ук республика җитәкчесе һәм Малайзия короле Солтан Ибраһим Исмаил ибн Әлмәхрум Солтан Искәндәр хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алышты.

Моннан тыш, ТР Рәисе Малайзия премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән очрашты, Татарстан нефть-газ химиясе форумын тантаналы рәвештә ачты, Беларусь вице-премьеры Виктор Каранкевич, Бәһрәйн нефть һәм әйләнә-тирә мохит министры Мөхәммәд бән Мөбарәк бән Даина һәм Үзбәкстан энергетика министры Журабәк Мирзамәхмудов белән очрашты. Шулай ук Миңнеханов 8 яңа мәктәп ачты, шул исәптә «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелгәннәре дә бар.

Ссылка на первоисточник
наверх