На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Может я что-то пропустил, но когда татарский язык стал в России основным?Майкоп шәһәрендә ...
  • Владимир
    Нихрена не понял, что там написано??? Может быть они между собой договариваются убивать русских???Арчада Коръәни Кә...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите на Государственном языке...Кайбыч районы Хуҗ...

«Дәүләт хезмәтләре»ндә аккаунтларны саклау өчен гадиләштерелгән биометрия кулланылачак

Россия Хөкүмәте якындагы ай дәвамында «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси кабинетларны өстәмә рәвештә саклау өчен гадиләштерелгән биометрия кертәчәк. РФ вице-премьеры – Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко аппаратында шул хакта сөйләделәр, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

Вице-премьер аппаратында ачыклык кертүләренчә, яңа карар кулланучыларның саклау алымнарыннан файдалану мөмкинлеген киңәйтәчәк.

Эш шунда ки, гадиләштерелгән биометрияне теркәү өчен чит ил паспорты яки банкка бару кирәкми.

Аккаунт хуҗасына бары тик «Дәүләт хезмәтләре биометрия» кушымтасында фото ясарга һәм «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси кабинетта икенче саклау факторы сыйфатында биометрияне файдалану функциясен активлаштырырга гына кирәк.

Хәзерге вакытта кулланучы «Дәүләт хезмәтләре» порталында аккаунтны саклауның өстәмә алымы сыйфатында үзе сайлаган SMS-код, махсус кушымтадан уникаль пароль яки «стандарт» һәм «расланган» биометрия куллана ала.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх