Россия почтасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган открытка чыгарачак. Казан укучылары Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсында катнаша һәм эскизлар ясый ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
7 яшьтән 18 яшькәчә балаларга истә калырлык открытка ясарга кирәк.
Эшләрне төрле техникада: рәсем сәнгате, коллаж, графика – авторлык, аз тиражлы яки компьютерлы, башкарып була. Мисаллар белән оештыручының сайтында танышырга мөмкин.Һәр конкурсант бер эскиз җибәрә ала. Шул ук вакытта катнашучылардан нейрочелтәрләр һәм ясалма сурәтләр иҗат итү өчен кушымталар тарафыннан булдырылган эшләр кабул ителмәячәк.
Конкурс эшләре белән бергә катнашуга гаризалар 30 апрельгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр 9 Майда ясалачак, дип хәбәр иттеләр «Татарстан почтасы» ФПЭИ матбугат хезмәтендә.
Свежие комментарии