На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Казан укучылары Җиңүнең 80 еллыгына почта открыткалары эскизы ясый алачак

Россия почтасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган открытка чыгарачак. Казан укучылары Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсында катнаша һәм эскизлар ясый ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

7 яшьтән 18 яшькәчә балаларга истә калырлык открытка ясарга кирәк.

Эшләрне төрле техникада: рәсем сәнгате, коллаж, графика – авторлык, аз тиражлы яки компьютерлы, башкарып була. Мисаллар белән оештыручының сайтында танышырга мөмкин.

Һәр конкурсант бер эскиз җибәрә ала. Шул ук вакытта катнашучылардан нейрочелтәрләр һәм ясалма сурәтләр иҗат итү өчен кушымталар тарафыннан булдырылган эшләр кабул ителмәячәк.

Конкурс эшләре белән бергә катнашуга гаризалар 30 апрельгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр 9 Майда ясалачак, дип хәбәр иттеләр «Татарстан почтасы» ФПЭИ матбугат хезмәтендә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх