На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Мөфти һәм Росгвардиянең ТР буенча идарәсе башлыгы хезмәттәшлек буенча фикер алыштылар

Бүген, 28 мартта, Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы полиция генерал-лейтенанты Рөстәм Гомәров Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә булып китте. Аны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында җитәкчеләр оешмалар арасында багланышлар планы турында фикер алышты.

Алар рухи-агарту дәресләрне һәм шәхси составның Диния нәзарәте вәкилләре белән очрашуларын, мәчетләрдә һәм Татарстан Республикасындагы истәлекле мөселман урыннары буйлап экскурсияләр оештыру һ.б. мөмкинлекләрне карады. Шулай ук махсус хәрби операция барышында хәрби-хезмәт бурычларын үтәүче бүлекчәләргә бергәләп бару, мәчетләрдә һәм бүлекчәләр территориясендә намаз уку, кирәкле дини әдәбият белән тәэмин итү һ. б. планлаштырыла.

Очрашу вакытында Рөстәм Гомәров Камил хәзрәткә «Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенә йөкләнгән бурычларны үтәүдә һәм вәкаләтләрне гамәлгә ашыруда ярдәм иткәне өчен» Мактау грамотасы тапшырды. Рөстәм Фәрит улы Мөфтигә Росгвардия хезмәткәрләренең, хәрбиләрнең рухи тәрбиясенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

Аннары хөрмәтле кунаклар өчен Диния нәзарәте резиденциясе буйлап экскурсия уздырдылар һәм мөфтиятнең киң күләмле эшчәнлеге белән таныштырдылар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх