На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • венедиктплюхин
    Траслейт , плиз, ин рашен.Фәрит Мөхәммәтшин...
  • Светлана Павлова
    Какой занятный язык, надо еще на китайском напечатать.«Бу безнең гаилән...
  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...

Казанлыларны Горький паркында оештырылачак гаилә пикнигына чакыралар

6 июльдә Казанның Максим Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында 11.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган гаилә пикнигы була. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова яза.

Фестиваль «Зур гаилә яллары» федераль программасы һәм Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында узачак, дип сөйләде эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина.

Фестиваль программасында гамәли сәнгать буенча мастер-класслар, балалар өчен төрле уен зоналары була.

Шулай ук заманча көнкүреш әйберләрен икенчел куллану буенча лекторийлар, яшь эшмәкәрләр ярминкәсе, «Выслушаем» проекты кысаларында психолог белән очрашулар узачак.

Шулай ук паркта туклану мәйданчыклары, медицина хезмәткәрләре волонтерлары, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтләре мәйданчыклары эшләячәк. Чара кысаларында яшь гаиләләр өчен «Казанга курс» велоквесты оештырачаклар, анда катнашучылар шәһәрнең популяр урыннарына бара алачак.

Зур гаилә пикнигы кунаклары өчен Казанның иң яхшы яшь ди-джейлары, танылган кавер-төркемнәр һәм балалар иҗат коллективлары катнашында концерт программасы әзерләнгән. Азактан барлык теләүчеләр өчен ачык һавада кино карау оештырыла.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх