На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

• valeri bolgov
Аффтор дебил, не знающий, что живёт в России.Махсус операциядә...
• Владимир Аверков
автор пишет только для своих?...неумно...Махсус операциядә...
• Влад Владимиров
Автор, живя в России, всегда  в СМИ впредь пиши, пожалуйста, по русски... Не стоит у большинства тут лишний негативчи...Бөгелмәдән өч кеш...

Әлки районында медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Әлкидә сәламәтлек сагында торучы барлык медицина хезмәткәрләре район мәдәният йортындагы тантанага чакырылган иде. Иң элек зур экран аша медикларның махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәткән ярдәмнәре хакында видеофильм белән таныштырдылар. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Илебез иминлеге сагында торучы Әлки хәрбиләре баш табиб Светлана Одушкина җитәкчелегендәге коллективка фронт өчен бик кирәкле әйберләр җибәреп торганнары өчен видеомөрәҗәгать аша ихлас рәхмәтләр җиткерделәр.

Медицина хезмәткәрләре хакында барлык әлкилеләр исеменнән тантананы алып баручы Гөлия Яруллина бик җылы теләкләр җиткерде. Аннан ул котлау өчен сүзне район башлыгы Александр Никошинга бирде.

– Әлки җирендә яшәүче һәр кешенең сезгә йомышы төшмичә калмагандыр. Шуңа да сезнең хезмәтне бәяләп бетергесез җаваплы һәм бик кирәкле дип атар идем. Мин коронавирус эпидемиясе чорын искә аласым килә. Башта бит вакцина да юк иде. Сез беренчеләрдән булып авыруларны кабул итә башладыгыз. Нәтиҗәдә, чирне җиңеп чигенергә ирештегез. Районда барлык зур чаралар да сезнең катнашыгызда үтә. Чөнки кеше сәламәтлеге безнең өчен иң беренче урында. Сезнең бәйрәм дә, ял да юк. Тәүлек әйләнәсе хезмәттә. Бигрәк тә гадәттән тыш хәлләр туганда, сез беренчеләрдән булып ярдәм итәргә ашыгасыз. Рәхмәт сезгә намуслы хезмәтегез өчен, халык сәламәтлеген кайгыртып яшәгәнегез өчен! – диде район җитәкчесе.

Александр Никошин иң тырыш, һөнәрләрнең остасы булган медицина хезмәткәрләренә Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.

«Без быел һөнәри бәйрәмебезне беренче тапкыр зур залда – район мәдәният йортында үткәрәбез. Безнең коллектив бик көчле белгечләрдән тора. Һәр хезмәткәр үзенең эшен намус белән, бар осталыгын куеп эшләргә тырыша. Безгә шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, рәхимлелек сыйфатлар бик хас. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында сез пациентлар янына ярдәм итәргә ашыгасыз. Хезмәтегез авыр һәм хөрмәтле. Һәркайсыгызны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Тынгысыз көннәрегез азрак булсын, халык рәхмәтен күбрәк ишетеп сәламәт булып хезмәт итсәгез иде. Гаиләгезгә бәхет, сезгә күңел күтәренкелеге телим», – диде район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкин.

Баш табиб үзәк хастаханә исеменнән берничә медицина хезмәткәрләренә Почет грамоталарын тапшырды. Район башкарма комитеты исеменнән аның җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова да бүләкләр тапшырды.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх