Татарстанның Алабуга районында пилотсыз очу аппараты (БПЛА) кулланып һөҗүм итү омтылышы нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, уннан артыгы җәрәхәтләр алган. Район башлыгы Рөстәм Нуриев Телеграм-каналында Алабугадагы автозавод һөҗүме вакытында һәлак булган кешенең гаиләсенең кайгысын уртаклашты.
«Һәлак булучының гаиләсенә чын күңелдән кайгы уртаклашам!
Алабуга үзәк район хастаханәсенә китерелгән зыян күрүчеләр янында булды. Аларга төрле яклы медицина ярдәме күрсәтелә, пациентларның хәле медицина хезмәткәрләре контролендә», – диде ул.Муниципалитет башлыгы шулай ук зыян күрүчеләргә район хакимияте тарафыннан кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, дип ышандырды.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии