Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 9нчы сыйныфында укучы Әлфинә Шәйхетдинова – пауэрлифтинг белән шөгыльләнеп, республика буенча үткәрелгән ярышларда җиңүләр яулаган, спорт мастерына кандидат исемен алган кыз. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Алсу Закирова яза.
15 яшен тутырып килүче бу кыз, чыннан да, штанга күтәрү белән шөгыльләнә.
Аның республика күләмендә үткән ярышларда җиңүләре шактый. Әлфинәнең уңышларын безгә тренеры Газинур Фәттахов җиткерә. Аны һәрвакытта да: «Ул бик тә тырыш, максатчан, үҗәт, чын спортчы», – дип мактый.Әлфинә Шәйхетдинова яулаган җиңүләр:
2023 ел – Татарстан беренчелеге – 1 нче урын, абсолют зачетта – 2 нче урын;
Идел буе федераль округы беренчелеге – мастер спортына кандидат исемен яулау.
2024 ел – Татарстан беренчелеге – 1 нче урын, абсолют зачетта 1 нче урын.
Татарстан чемпионаты – 2 нче урын;
2024 ел – Идел буе федераль округы ярышы – 2 нче урын.
2025 ел – Татарстан беренчелеге – 1 нче урын.
Свежие комментарии