На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Миңнеханов 8 Март белән «котлаучы» Акдусның фотосын урнаштырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Акдус кушаматлы алабаеның чәчәк янында төшкән фотосын урнаштырды.

© Фото: t.me/rustamminnikhanov

«Акдус та бүген чәчәк бүләк итә», – дип язган республика җитәкчесе.

Ак төстәге көчекне Рөстәм Миңнехановка 2021 елда ул чакта Төрекмәнстан Президенты булган Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүләк итте.

Татарстан Рәисе даими рәвештә йорт хайванының фотолары белән бүлешә. Күптән түгел ул Акдуска чип куйдыру турында сертификат фотосын урнаштырды һәм татарстанлыларны этләрен теркәргә чакырды.

Ссылка на первоисточник
наверх