Татарстанда 20 июньдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән бераз явым-төшем һәм томан булырга мөмкин. Көндез кыска вакытлы яңгырлар ява, кайбер районнарда яшенле яңгырлар булуы ихтимал.
Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан: төнлә аның тизлеге секундына 4-9 метр; көндез 6-11 метр, яшен вакытында 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һава температурасы төнлә +8...+13 градуска кадәр төшәчәк, көндез +17...+22 градуска кадәр җылыначак.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии