На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Татарстан Дәүләт Советының 30 еллыгына багышланган проектлар гамәлгә ашырыла башлады

Агымдагы елның март аенда Татарстан Дәүләт Советына 30 ел тула. 1995 елның 30 мартында Татарстан АССР Югары Советының хокукый варисы булган I чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы була.

Дәүләт Советының 30 ел эшләү дәверендә республиканың яңа тарихы язылды, республиканың заманча законнарына нигез салынды, Татарстанның социаль-икътисади уңышларының хокукый нигезе формалашты, дип билгеләп үттеләр республика парламенты матбугат хезмәтендә.

Милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны, Татарстанның күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту узган елларның һичшиксез казанышы булды.

Дәүләт Советы, нигездә, республиканың алдагы парламентларының иң яхшы традицияләренә тугры булды, дәүләт хакимиятенең барлык тармаклары арасында конструктив хезмәттәшлек практикасын дәвам итте, илнең бердәм хокукый кырын формалаштыруга саллы өлеш кертте, дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Бу мөһим вакыйга алдыннан парламентның «ВКонтакте» социаль челтәрендә рәсми бергәлекләрендә һәм Телеграм-каналында республика парламентаризмы тарихына багышланган проектлар сериясенә старт бирелде.

Аларның беренчесе Дәүләт Советы тарихыннан 30 кызыклы факт һәм Татарстанның бүгенге йөзен билгеләгән мөһим законнар чыгаруны тәкъдим итә.

Икенчесе, «бер экспонат тарихы», Татарстан парламентаризмы музеенда саклана торган уникаль предметлар һәм документлар турында сөйли.

 

Ссылка на первоисточник
наверх