На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • YYYYYYY XXXXXXX
    Где перевод?«Минем тавыш» фор...
  • Наталья Сапунова
    А почему оттуда вещают на татарском языке.Оооочень интересно????!!Рөстәм Миңнеханов...
  • Comandor
    Для кого написано?Миңнеханов Чистай...

Чаллы башлыгының элеккеге урынбасары Флера Андреева вафат

Чаллы шәһәр Советы депутаты, автошәһәр мэрының элеккеге урынбасары Флера Андреева 68 яшендә вафат булды. Бу хакта Чаллының мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек элемтәләре идарәсе Telegram-каналында хәбәр итте.

Андреева соңгы вакытта каты авырый, ул Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә вафат булган, дип яза «Челнинские известия» газетасы чыганакларга сылтама белән.

Флера Андрееваның 96 яшьлек әнисе калган, алар аның белән бергә яшәгән. Автошәһәр башлыгының элеккеге урынбасары белән хушлашу вакыты һәм урыны өстәмә рәвештә игълан ителәчәк, дип белдерделәр шәһәр администрациясендә.

Флера Иван кызы Андреева 1955 елның 23 декабрендә Пермь өлкәсенең (хәзерге Пермь крае) Кизел шәһәрендә туган. Ленин орденлы Мәскәү энергетика институты (1979) һәм Удмурт дәүләт университетын (1995) тәмамлаган.

1979 елдан соң Андрееваның бөтен эшчәнлеге Чаллы белән бәйле була.

2006-2009 елларда – Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы. 2009-2010 елларда – Башкарма комитет аппараты җитәкчесе. 2010 елдан 2020 елга кадәр – Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручы урынбасары.

2020 елдан Андреева Чаллы шәһәр Советының IV чакырылыш депутаты була. Моннан тыш, ул «КАМАЗ» ГАҖ профкомы рәисе урынбасары булып эшли.

«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздырудагы казанышлары өчен», «2010 елгы Бөтенроссия халык исәбен алуны уздырудагы казанышлары өчен», «Фидакарь хезмәт өчен», «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медальләре, «Яр Чаллы шәһәре алдындагы казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнгән. Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы (2005). Чаллының мактаулы гражданы (2020).

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх