На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

1 марттан торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү вакыты үзгәрә

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең соңгы көне һәр айның 10 числосыннан 15енә күчереләчәк. Бу хакта Мәскәү шәһәренең Г.В.Плеханов исемендәге Россия Икътисад университеты Баш контроль идарәсенең финанс контроле, анализ һәм аудит база кафедрасы доценты Дмитрий Осянин Дәүләт Думасында 2 һәм 3 укылышта кабул ителгән закон проектына сылтама белән хәбәр итте.

«Российская газета» шул хакта яза.

Норма киләсе елның 1 мартыннан үз көченә керер, дип көтелә.

«15енә күчерү түләүләрне эшкәртү өчен вакытны арттырырга, түләү системаларына йөкләнешне киметергә мөмкинлек була», - диде эксперт «Прайм» агентлыгына. Моннан тыш, бу адым кешеләргә квитанцияләрне тикшерүгә, гаилә бюджетын планлаштыруга күбрәк вакыт бирә.

Эксперт сүзләренчә, россиялеләрнең яңа датага җайлашу өчен җитәрлек вакыты булачак.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх