<p>Росссия Кулланучылар күзәтчелеге (Роспотребнадзор) вакуумлы төргәктәге «Лобио» (тунец, фасоль һәм алма) салаты белән агуланган, шул исәптән ботулизм белән авыручы гражданнар өчен кайнар элемтә ачты. Бу хакта ведомствоның Teлеграм-каналында хәбәр ителә, дип яза «Российская газета».</p> <p>«Роспотребнадзор ботолулизм белән авыру очракларын теркәү фактлары буенча эпидемиологик тикшерүгә бәйле рәвештә сатып алучыларга, кулланучылар буларак, аларның хокукларын суд тарафыннан яклау турындагы гариза белән кайнар линиягә мөрәҗәгать итү хокукы турында искә төшерә, диделәр ведомствода.
Кайнар элемтә телефоны 8-800-555-49-43, шалтырату түләүсез.</p> <p>Шул ук вакытта, 20 июньгә хастаханәдән 15 кеше чыккан, шуларның 14е Мәскәүдә һәм берсе Түбән Новгород өлкәсендә. Илнең төрле төбәкләрендә барлыгы 130 зыян күрүче турында билгеле.</p> <p>Роспотребнадзорда хәбәр итүләренчә, куркыныч азык-төлек продукциясен җитештерүчеләр һәм барлык тәэмин итүчеләр ачыкланган, аларның эшчәнлеге туктатылган, куркыныч салат әйләнештән алынган. Аны башкаланың «Локалкитчен» компаниясе һәм Мәскәү өлкәсенең «САВОН-К» компаниясе әзерләгән. Ике предприятие дә үзәк су белән тәэмин ителмәгән һәм санитариягә каршы шартларда эшләгән, хезмәткәрләрнең медицина кенәгәләре булмаган. Салатта ботулотоксин туплануга фасольне дөрес әзерләмәү сәбәп булган.</p>Роспотребнадзор агуланудан зыян күрүчеләр өчен кайнар элемтә ачу турында игълан итте
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии