На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Еще одну хотелку Аллаха выполнили... На Х они здесь нужны.  Или - свой сайт. ИЛИ ГОВОРИТЕ ПО-РУССКИ...Миңнеханов «Гырон...
  • Ингерман Ланская
    автор иди на кутакРөстәм Миңнеханов...
  • Ингерман Ланская
    автор иди на кутакБалтач районында ...

Владимир Путин мәктәп тәмамлаучы укучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте

РФ Президенты Владимир Путин мәктәпне тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучыларына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Чыгарылыш кичәләренә багышланган видеомөрәҗәгатьне Кремльнең матбугат хезмәте чыгарды.

«Бу көннәрдә бөтен Россиядә, безнең чиксез, гүзәл һәм бөек илебездә мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре уза.

Мәктәп тәмамлаучыларны, аларның әти-әниләрен, якыннарын, остазларын шушы искиткеч, хыяллар, өметләр һәм яшьлек романтикасы белән тулы бәйрәм белән чын күңелдән котларга телим», - дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.

Путин чыгарылыш укучылары тормышында бөтенләй яңа этап башлануына, анда барлык төп карарларны укучылар үзләре кабул итәчәгенә игътибар итте.

Президент шулай ук укытучылар һәрвакыт үз укучыларының уңышларына сокланачак, дип искәртте. Ул мондый казанышларның нигезе буларак «максатчанлык, тырышлык, яңа белем һәм күнекмәләр алырга омтылу, булачак һөнәрдә үзеңне күрсәтү, кешеләргә файда китерү, туган илгә хезмәт итү» кебек сыйфатларны атады.

«Иң мөһиме - омтылышыңны тормышка ашыру, үз һөнәреңне табу. Шул чакта иң катлаулы бурычлар да сезнең көчтән киләчәк, ә сезнең казанышлар башкаларны илһамландырачак», - дип ассызыклады Путин.

Шул ук вакытта Россия лидеры үзе игълан иткән Гаилә елында һәр кеше өчен төп таяныч – гаилә, дип белдерде. «Иң яхшы гаилә традицияләрен дәвам итәрсез, бүген хыялыгызда булган киләчәкне бергәләп төзи алырсыз, дип ышанам», — дип билгеләп үтте ул. Ил Президенты чыгарылыш укучыларына уңышлар, зур казанышлар, җиңүләр һәм бәхет теләде.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх