На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Россиянең яңа төбәкләренә һәм чик яны өлкәләренә 140 мең тонна ярдәм җибәрелгән

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Россиянең яңа төбәкләрендә, шулай ук Курск һәм Белгород өлкәләрендә яшәүчеләргә 140 мең тоннадан артык гуманитар йөк җибәрелгән. Бу хакта Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы секретаре Владимир Якушев «Тюменское время» телеканалына биргән интервьюда хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, ярдәм күрсәтүдә партиянең барлык 89 төбәк бүлеге дә катнаша.

«Бу бик зур сан. Бүген без – бердәм ил. Катлаулы ситуацияләрдә һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәбез», - дип ассызыклады Якушев.

Гуманитар миссиядә актив катнашучыларның берсе – Татарстан. Партиянең төбәк бүлеге шефлыктагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә (Луганск Халык Республикасы) 3 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәргән. Йөкләрне 196 автомобильдә алып килгәннәр. Якын арада яңа колонна җибәрү планлаштырыла.

Якушев шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү эше шәхси катнашуны һәм вәзгыятьне тирәнтен аңлауны таләп итә, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, эш шул очракта гына чыннан да нәтиҗәле була.

«Без бары тик алга барырга тиеш. Безнең белән көч позициясеннән сөйләшү нәтиҗәсез булуны бөтен дөньяга исбатларга. Кем дә булса безнең ныклыкны тикшермәкче икән, без кабат кыенлыклар белән көрәшә белүебезне күрсәтәчәкбез. Без бердәм ил, бердәм халык. Без барлык чакыруларга төгәл, каты, нәтиҗәле һәм, иң мөһиме, аңлаешлы итеп җавап бирә беләбез», – дип белдерде Владимир Якушев.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде.

«Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде.

«Гуманитар ярдәм буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.

Ссылка на первоисточник
наверх